Лубян урман-техника көллиятендә "Рус теле һәм сөйләм культурасы" атналыгы кысаларында 22 нче икътисад һәм 23 нче бакча-парк төркемнәре командалары арасында "Лингвистик брейн-ринг" уздырылды.
Студентлар орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен, семантик архаизмнарны, рус мәкальләрен һәм әйтемнәрен белүен күрсәттеләр. Уенның бер өлеше урман хуҗалыгы терминнарына бәйле иде.
Ярыш йомгаклары буенча 23 нче бакча-парк төркеме командасы җиңүче дип танылды.