Әгерҗе урманчылыгы белгече "ТР Әгерҗе ш. 2 нче УББМ" мәктәп урманчылыгында катнашучылар өчен "Урман дәресе" уздырды

2018 елның 14 декабре, җомга

ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгече "ТР Әгерҗе ш. 2 нче УББМ" мәктәп урманчылыгында катнашучылар өчен "Урман дәресе" уздырды. Урман торгызу буенча инженер Екатерина Буренина Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары белгечләренең эшчәнлеге турында, шулай ук Лубян урман-техника көллиятендә укыту турында сөйләде.

Екатерина Буренина урман ресурсларын саклау, ә атап әйткәндә - урманнарны янгыннардан саклау һәм зыянлы корткычлардан һәм авырулардан яклау мәсьәләләренә махсус игътибар юнәлтте.

Очрашу азагында балалар быел булып узган II  Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыклары слеты турында фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International