ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Людмила Добрынинаны юбилее белән котлады

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тармак ветераны Людмила Добрынина янында булды һәм аны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Бер чәшке чәй янында узган әңгәмә барышында Людмила Добрынина министрга үз тормышы турында сөйләде. "1923 елның 21 декабрендә Казан шәһәрендә туганмын. Әтием слесарь, әнием тегү фабрикасында эшләде. Гаиләдә без өч бала идек, мин - төпчеге, - дип искә алды урман тармагы ветераны. Мәктәпне тәмамлагач сугыш башланды. 1941 елның сентябрендә заводка токарь цехына эшкә кердем. Катлаулы вакыт иде - октябрьдә безне Апас районына танклар өчен окоплар казырга җибәрделәр. Мин анда ярты ел булдым, бик салкын иде".

Соңрак, Людмила Добрынина сүзләренә караганда, ул үзенең ире Петр Александровичны очраткан. "Бергәләшеп ике ул - Евгений белән Вадимны үстердек. Евгенийның балалары булмады, хәзер минем белән бергә төпчек малайның балалары - Евгений һәм Лианелла оныкларым", - дип билгеләде ул.

Хушлашканда, Равил Кузюров Людмила Добрынинага ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.

Добрынина Людмила Константиновнаның 37 елдан артык эш стажы бар. 1947 елдан 1954 елга кадәрле чорда ул ТАССР Урман сәнәгате министрлыгында эшли. Соңрак Главлесосбытта, Дәүләт урман инспекциясенең Татар бүлегендә, Казан химфарм заводында һәм башка предприятиеләрдә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International