Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын кисәтү һәм ачыклау, республика урманнарын яклау һәм торгызу, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, Татарстан предприятиеләренә агач китертү, мәктәп урманчылыкларын үстерү һ.б. буенча уздырыла торган эшләр турында җиткерде.

Докладларны тыңлап, Равил Кузюров "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактика чарасын уздыруга контрольне көчәйтү зарурлыгы турында билгеләде. "Районнарга үзегез чыгыгыз, - диде ул киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Без ылыслы агачлар өстенлек итүче урман кишәрлекләрен көн саен тикшерүдә тотарга тиешбез".

Киңәшмә азагында министр "2019-2028 еллар чорына Татарстан Республикасы Урман планы"н раслау буенча эшләр барышы турында кызыксынды һәм Министрлык хезмәткәрләренә 2019 елга урман утыртмаларын чүп-чардан арындыру буенча чаралар планын эшләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International