ТР Буа муниципаль районында Казан ДАУ вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Узган атна азагында ТР Буа муниципаль районының "Ял үзәге" МБУ базасында Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, вуз ректоры Айрат Вәлиев, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева, ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Илнар Гатауллин һ.б. катнашты.

Очрашу барышында Айрат Вәлиев укучыларга Казан дәүләт аграр университетының тарихы, андагы студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2018 елда югары уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Людмила Пухачева катнашучыларны урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы әзерлек юнәлешләре, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр белән таныштырды. Ул шулай ук факультетны тәмамлап чыккан студентларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды.

Моннан тыш, чара кысаларында "Рунгин УББМ", Казан ДАУ һәм ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ арасында һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәргә укыту өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International