Татарстанда "Чыршы" операциясе кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 6 факты ачыкланды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 26 декабрьгә булган торышта Әлки, Минзәлә һәм Саба муниципаль районнарында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 6 факты ачыкланган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 14,4 мең сум күләмендә бәяләнә. Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.

Ылыслы агачлар өстенлек итүче урыннарда урманнарны тикшереп тору эшен ТР буенча ЭЭМ территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә республика урманчылыкларының дәүләт урман инспекторлары гамәлгә ашыра Барлыгы 400 якын кеше җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International