КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында читтән торып укучы студентларның диплом эшләре якланды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасының читтән торып укучы студентларының диплом эшләре якланды. Комиссия составында факультет деканы Людмила Пухачева, урман тармагында таксация һәм икътисад кафедрасы мөдире Айрат Сабиров һ.б. катнашты.

Диплом эшләрен яклауга барлыгы 34 кеше кертелде.

"Студентларның барысы да үзләренең проектларын лаеклы күрсәтте. Комиссия әгъзалары белемнәрнең югары дәрәҗәдә һәм гамәли базаның яхшы булуын билгеләде, - диде Людмила Пухачева. - эшләрнең кайберләре производствога кертү өчен киңәш ителергә мөмкин. Студентлар югары һөнәри белем турында дипломнарны инде бик тиздән кулга алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International