ТР Юстиция министрлыгында юл буе яклагыч урман утыртмаларын карап тоту һәм саклау кагыйдәләрен эшләү турында сөйләштеләр

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Кичә, 10 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юл буе яклагыч урман полосаларын карап тоту һәм саклау кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмә ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, бүлекләрнең башлыклары Тимур Галиев һәм Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар төбәк һәм федераль әһәмияттәге юлларда юл буе яклагыч урман полосаларын, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан яклагыч урман утыртмаларын карап тотуның һәм саклауның юридик аспектлары турында фикер алышты.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә Татарстан Республикасында юл буе яклагыч урман полосаларының гомуми мәйданы 14 мең гектарга якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International