Казанда Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу эшенең йомгаклары турында сөйләштеләр

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген Казан рыштуасында “Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү нәтиҗәлелеге: 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар” темасына киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, Иван Валентик билгеләп узганча, урманнарны саклау өлкәсендә күңелле үзгәрешләр бар. Ул искәрткәнчә, узган елда урман законнарына күп кенә үзгәрешләр кертелде, алар урман тармагына идарә итү системасына шактый йогынты ясый. “Мисал өчен, 538-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, “Яклагыч урманнар турында”гы закон буларак күбрәк таныш, анда тәүге мәртәбә урманны яклауның билгеле бер категориясенә кертүче таләпләр закон дәрәҗәсендә билгеләнә,” – дип ассызыклады Иван Валентик.

“Безнең барыбыз да бер максатка йөз тотарга тиешле, – дип өстәде ул. – Төп юнәлешләр: урманнарны файдалану, саклау, яклау һәм торгызу буенча тотрыклы эшләү өчен оптималь шартлар тудырырга”.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, киңәшмәдә катнашучыларны сәламәләү сүзләре белән чыгыш ясап, “урман хуҗалыгын үстерү – Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе. Урманнар – иминлекле тирәлек булдыру һәм халыкның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әһәмиятле шарт”, – дип белдерде.

Ул билгеләгәнчә, бүген Татарстан – илдәге аеруча үсеш алган сәнәгать субъектларының берсе, төбәктә нефть табу һәм нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, машина төзелеше буенча күләмле проектлар тормышка ашырыла. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, 2018 ел йомгаклары буенча төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча үсеш алуга ирешелгән.

“Республикада 10 елдан артык гражданнарның яшәеш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән республика программалары тормышка ашырыла, – диде Алексей Песошин. – Урман тармагын үстерү  – Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе. Урманнар – иминлекле тирәлек булдыру һәм халыкның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әһәмиятле шарт. Әлеге юнәлеш өчен республикада Урман хуҗалыгы министрлыгына төп җаваплылык йөкләнде. Федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә урман хуҗалыгы өлкәсендә билгеләнгән барлык планнарны диярлек тормышка ашыруы мөмкин булды. Сигезенче ел рәттән республикада урман янгыннарына юл куелмады, бу бик яхшы нәтиҗә. Урманнарны янгыннардан саклау өчен техник арсенал һәм урманнардагы янгыннарны кисәтү буенча оештыру чаралары үзләренең нәтиҗәле булуын күрсәтте”.

Татарстан Премьер-министры шулай ук 2018 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урманнарны саклау, торгызу һәм яклау буенча дәүләт йөкләмәсе кысаларындагы чаралар комплексының да тулы күләмдә башкарылуы турында искәртеп узды.

“Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү нәтиҗәлелеге: 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар” темасына доклад белән ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский чыгыш ясады.

Ул сөйләгәнчә, Идел буе федераль округында урман фонды җирләренең мәйданы илдәге барлык фонд мәйданының 3,4%ын биләп тора (39,3 млн. га). Урман белән каплану дәрәҗәсе ИФО буенча уртача алганда 36,5% тәшкил итә.

“Урманнардан файдалануның төп төрләре булып агач материалы әзерләү тора – 83%, аучылык хуҗалыгын алып бару – 10%, рекреация эшчәнлеген башкару – 4%, агач булмаган ресурслар әзерләү – 2%, чәер – 1%”, – дип хәбәр итте Александр Орнатский.

Аның сүзләренә караганда, 2018 елда ИФОда урман торгызу эшләре 131 мең гектар мәйданда уздырылган, санитар-савыктыру чаралары – 57,8 мең гектарда.

“Язын утырту өчен ИФО төбәкләрендә 193 миллион данә утырту материалы бар, таләп ителгән күләм – 156 миллион, – дип ассызыклады ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы. – Шулай ук 83 мең гектар орлык, шул исәптән нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган 12 мең кг орлык әзерләнде”.

Утырыш кысаларында “Рослесинфорг” ФДБУ директоры Игорь Мураев, “Авиалесоохрана” ФБУ башлыгы Виталий Акбердин, “Россия урман яклау үзәге” ФБУ директоры в.б. Павел Попов һ.б. катнашты.

Киңәшмә азагында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка Рослесхоз башлыгы Иван Валентик һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей Песошин кул куйды.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International