Казанда Идел буе федераль округында “Рослесинфорг” ФДБУ филиалларының 2018 ел эш йомгакларына һәм быелгы бурычларына багышланган киңәшмә узды

2019 елның 9 феврале, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә Идел буе федераль округында “Рослесинфорг” ФДБУ филиалларының 2018 елгы эш йомгакларына һәм быелгы бурычларына багышланган киңәшмә булып узды. Чарада ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, “Рослесинфорг” ФДБУ директорының беренче урынбасары  Александр Зыков, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, учреждение филиаллары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында учреждение филиалларының урманнарга дәүләт инвентаризациясе, урманнарны тәртипкә китерү, урманнарны планлаштыру һәм проектлау буенча узган елгы эш йомгаклары турында сүз барды.

Үзенең чыгышында Александр Зыков билгеләп узганча, куелган бурычларның барысы да үтәлгән. Ул филиалларның җитәкчеләрен җир корылышы һәм кадастр эшләрен уздыруга, хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыруга махсус игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International