ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Россия чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы узышларында катнашты

2019 елның 9 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең 72 төбәгендә “Россия чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы узышлары узды. Казанда әлеге ярышлар өч мәйданда – Горка-Әмәт урманында, Казансу елгасы үзәнлегендә һәм Юдиноның “Локомотив” стадионында узды.

Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы “Локомотив” стадионында урнашты. Ярышларда республикадагы министрлыкларның, ведомстволарның, төрле оешмаларның һәм учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашты. Чаңгы ярышларына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та кушылды.

“Россия чаңгы юлы” – 1982 нче елдан бирле ел саен уздырылып килә торган Россиянең иң зур чаңгы ярышлары. Казанда ул 15 нче мәртәбә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International