Кичә, 10 февраль көнне, Кукмара шәһәрендә "Кукмара" чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында чаңгы узышлары булды. Ярышларда 500 артык кеше катнашты, ш.и. Лубян урман-техника көллиятендә укытучылар һәм көллият студентлары.
Яшь төркемнәренә карап, ярышларда катнашучыларга 1, 2, 3 һәм 5 чакрымлы аралыкларны узарга кирәк иде.
Ярышлар нәтиҗәсендә, укытучы Елена Тихонова үзенең яшь категориясендә беренче урынны яулады, икенче урында – көллият студенткасы Алинә Кузнецова (43 нче бакча-парк төркеме) һәм укытучы Рөстәм Гарифуллин, өченчедә – студентка Регина Асанова (32 нче икътисад төркеме) һәм урман хуҗалыгы инженеры Ренат Байгабулов.
"Россия чаңгы юлы" – 1982 елдан бирле уздырылып килә торган иң күләмле Россиякүләм чаңгы ярышы. Ярышларның төп максаты – балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне чаңгы ярашларына һәм, тулаем алганда, спортка җәлеп итү.