ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Арча муниципаль районында булды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районына эш визиты белән барды. Ул анда "Лесхоз УБМ" МБМУ "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышта катнашты.

Утырышта докладлар белән "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һ.б. чыгыш ясады.

Шамил Хәйруллин сөйләгәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 95 гектарда урман торгызу эшләре уздырылган, 950 гектарда урман культуралары тәрбияләнгән, 637 гектарда санитар-савыктыру чаралары уздырылган. Төп урман хасил итүче токымнардан 118 кг орлык әзерләнгән, 1,1 мең данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының узган елгы эшенә уңай бәя бирде. "Намуслы хезмәтегез һәм тармак үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде министр, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Бүген урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре сезнең өчен беренче урында тора. Әлеге юнәлештә контрольне көчәйтүегезне сорыйм".

Моңа охшаш җыелышлар Татарстанның "Исләйтар урманчылыгы" ДКУ, "Исләйтар урман хуҗалыгы" ДБУ, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча бүген Биектау һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында да узды. Утырышларда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International