Министрлык хезмәткәре "Урман фонды җирләрендә умарталык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре" темасына лекция уздырды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин "Умартачылык үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча квалификация үстерү курсларында катнашучылар өчен "Урман фонды җирләрендә умарталык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре" темасына лекция уздырды.  Курслар "Агробизнес кадрларын яңача әзерләү татар институты" өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында уза, дәресләрдә барлыгы 40 артык кеше катнаша.

Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларны урманнардан авыл хуҗалыгын алып бару максатларында файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Ул урманнардан шушы рәвешле файдаланучы гражданнарның һәм юридик затларның хокуклары һәм бурычлары турында тәфсилләп сөйләде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасында гомуми 280 гектар мәйданда урман кишәрлекләре умартачылык өчен тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International