Лубян урман-техника көллияте базасында "Урманнарга идарә итү" программасы буенча квалификация үстерү курслары уза

2019 елның 15 феврале, җомга

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре хезмәткәрләре өчен "Урманнарга идарә итү" программасы буенча квалификация үстерү курслары уза. Дәресләрдә республика урманчылыкларыннан хезмәткәрләр – барлыгы 25 кеше катнаша.

Кичә, 14 февраль көнне, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүлекләре башлыклары Тимур Галиев һәм Алексей Мосунов тыңлаучылар алдында лекцияләр белән чыгыш ясады.

Тимур Галиев курсларда катнашучыларга урманнарны торгызу һәм урман үрчетү буенча урман законнары таләпләре турында искәртте һәм әлеге өлкәдә киң таралган бозулар турында сөйләде. Алексей Мосунов, үз чиратында, дәүләт урман реестрын алып бару мәсьәләләренә һәм урман кишәрлекләрен аерып чыгару кагыйдәләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International