ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Татар бистәсе” археологик агач музеенда булды

2019 елның 16 феврале, шимбә

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Зөя утрау-каласы” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан “Татар бистәсе” археологик агач музеенда булдылар.

Әлеге музей 2018 елның 5 сентябрендә ачылган. Аның гомуми мәйданы 2,5 мең кв. метрдан артык. Төп зал ике өлештән тора: үзәктә археологик казылма урнашкан, әйләнә-тирәли – экспозиция. Казылмада 900 кв. метр мәйданда XVI гасыр уртасы – XVIII г. шәһәрнең агач корылмаларының реаль урнашуы чагылдырыла. Периметры буйлап витриналарда өч бүлектән торучы экспозиция урнаша: урта гасыр агач төзелеше сәнгате; археологик артефактларның реставрациясе һәм консервациясе; XVI-XVII гасырларда Зөя каласында яшәүчеләрнең шөгыльләре һәм көнкүреше.

Экспозициянең үзәк өлешендә – тарихи чыганаклар нигезендә шәһәрнең йөзен һәм көнкүреш тормышын реконструкцияләгән 21 метрлы “XVII г. Зөя каласы” анимацион панносы. Күчерелгән һәм кадрлап ясалган анимация техникасында 450 персонаж күрсәтелә, алар 120 көнкүреш сценасында җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International