"Бөгелмә урманчылыгы" учреждениесе һәм кишәрлек урманчылыклары урман инспекторлары өчен семинар узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

14-15 февраль көннәрендә Татарстанның "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ учреждение һәм кишәрлек урманчылыклары белгечләре өчен белем бирүче семинар узды. Аның кысаларында урманнарны яклау һәм торгызу, урман законнары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды.

ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Артем Улаев, урманнарны саклау һәм яклау инженеры Ольга Волкова, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы инженеры Радик Уразгильдин лекцияләр белән чыгыш ясады.

Семинарда шулай ук 2019 елда урман хуҗалыгы эшләрен уздыру планы турында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International