ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районы советы утырышында катнашты

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Мөслим авылының З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы советының XXХII утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга 2018 елда Мөслим муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды.

Утырыш кысаларында шулай ук Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев, КФХ башлыгы Рәзинә Габидуллина һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International