ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында беренчел һөнәри берлек оешмасы җыелышы булды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының беренчел һөнәри берлек оешмасы җыелышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстандагы төбәк оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җыелышның көн тәртибендә торучы төп мәсьәләләрнең берсе Министрлыкның беренчел һөнәри берлек оешмасына яңа рәис сайлауга бәйле иде. Күпчелек тавыш нигезендә һөнәри комитет рәисе итеп оештыру эше бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева сайланды.

Министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов элеккеге һөнәри берлек лидеры – урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиевка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа рәискә уңышлар теләде.

Җыелыш кысаларында шулай ук Министрлыкның һөнәри берлек оешмасына яңа комитет һәм ревизия комиссиясе әгъзалары да сайланды.

Утырыш азагында Ольга Калашникова чыгыш ясады, ул һөнәри берлек оешмасы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр турында сөйләде. Ул һөнәри берлек әгъзалырының социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, хокукый якланган эш һәм хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә тукталды.

Моннан тыш, Ольга Калашникова җыелышта катнашучыларга һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм чаралары һәм алар өчен уздырыла торган чаралар – "Мин – Һөнәри берлекнең терәк ноктасы" яшьләргә белем бирү форумы, "Иң яхшы коллектив шартнамәсе", "Иң яхшы территориаль-тармак килешүе", "Татарстан Республикасы буенча Һөнәри берлекнең иң яхшы штаттан тыш хокук инспекторы" конкурслары һ.б. турында тәфсилләбрәк сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International