ТР "Кәләй урманчылыгы" ДКУ белгечләре экология темасына интеллектуаль уен оештыруда һәм уздыруда катнашты

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы Урман-Кәләй урта белем бирү мәктәбе базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Ярышларда 4 команда катнашты, алар 8 нче сыйныф укучыларыннан формалаштырылган иде.

Уенның темасы экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау булды. Аның кысаларында командаларга җавап уйлау өчен бер минут вакыт бирелде.

Катнашучыларны экспертлар жюрие бәяләде, аның составына ТР "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Константин Щербаков һәм Бота кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Юрий Федоров керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International