Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "2019 елда дәүләт граждан хезмәткәренең, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру" темасына хезмәткәрләр өчен семинар узды. Төп спикер сыйфатында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
Айрат Хәйруллин керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмә тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында, шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча уздырыла торган эш турында, дәүләт граждан хезмәтенә бәйле тыюлар һәм чикләмәләр турында сөйләде.