Кичә, 13 март көнне, Буа шәһәрендә Халыкара урманнар көненә багышланган "Идел аръягы урманнарын саклыйк!" I ачык конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 нче номерлы Буа балалар сәнгать мәктәбендә узды, анда Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Казан ДАУ хуҗалык-икътисад эшчәнлеге буенча проректоры Зөфәр Закиров, ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин, ТР "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сергей Кириллов һ.б. катнашты.
"Идел аръягы урманнарын саклыйк!" I ачык конкурсы өч номинация буенча уздырылды: "Идел аръягымның гүзәл урманнарын саклыйк", "Урманнарны янгыннардан саклагыз" һәм "Урман – минем яшел дустым!" Аның шартлары буенча катнашучылар жюри хөкеменә үзләренең рәсемнәрен, листовалар һәм табигый материаллардан кул эшләрен әзерләгән иде. Конкурска ТР 7 муниципаль районы мәктәпләреннән һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 535 эш тәкъдим ителгән.