21 март көнне Лубян урман-техника көллиятендә Ачык ишекләр көне узачак

15 март 2019 ел., җомга

2019 елның 21 мартында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ Ачык ишекләр көне булачак.

Бу көнне мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, тулай торакларда студентларның яшәү шартлары белән таныша алачак. Белем бирү йорты турында тәфсилле мәгълүматларны аның директоры Рим Фәхраҗиев җиткерәчәк. Ул белгечлекләр һәм студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар, 2018 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 й. Башлана: 09.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования