ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

15 март 2019 ел., җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне департамент җитәкчесе Александр Орнатский уздырды.

Чарада ИФО урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы в.б. Рамил Шәйхетдинов һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов катнашты.

Киңәшмә барышында Александр Орнатский 2019 елда урман янгыннары чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек, шул исәптән урман техникасын һәм башка җиһазларны тикшерү, янгын сүндерү буенча мобиль төркемнәр формалаштыру һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Исегезгә төшерик, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор быелның 15 апрелендә башланачак. Әлеге чорга әзерлек кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы" эшләнде һәм расланды. График буенча, хәзерге вакытта янгын-химия станцияләрендәге махсус автотранспорт техникасына техник хезмәт күрсәтелә, урман-янгын формированиеләре оештырыла, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, халык, урман фондына терәлеп торучы кишәрлекләрнең арендаторлары һәм хуҗалары белән аңлату эшләре уздырыла.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында республикада урман хуҗалыклары каршында II типлы 18 янгын-химия станциясе һәм ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ каршында III типлы 5 янгын-химия станциясе эшли. II типлы ЯХС 162 берәмлек төрле техника белән һәм III типлы ЯХС 60 берәмлек махсус техника белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования