Равил Кузюров Главгосэкспертизаның төбәк киңәшмәсе эшендә катнашты

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген Казан шәһәрендә Главгосэкспертизаның "Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә проект документациясенең ярашлылыгын бәяләү, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү. Инженер-экологик эзләнүләр буенча техник документлар проблематикасы. Федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җәелдерү" темасына төбәк киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне Россия Главгосэкспертиза башлыгы Игорь Манылов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, Игорь Манылов Татарстанга кунакчыл булганы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республиканың актив үсеш алуы һәм бирегә килеп, өйрәнер нәрсәләрнең күп булуы турында да билгеләп узды. "Минем күрүемчә, биредә һәр җитәкче үз урынында, динамикалы рәвештә үсәргә, яңа юнәлешләрне үзләштерергә, белемнәр һәм мәгълүмат тупларга тырыша", – дип билгеләде Главгосэкспертиза башлыгы.

Киңәшмә кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та чыгыш ясады. Аның доклады "Урман фонды җирләрендә капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп кору. Урманнарның якланганлык статусы. Капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм үзгәртеп корганда яклык статусы булган урманнарның чикләрен үзгәртү, объектлар урнаштыруны тыю зарурилыгы. Урман торгызу. Законнарга соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, проект документациясен әзерләгәндә кирәкле документлар һәм килештерүләр" темасына багышланды.

Министр үз чыгышында искәртеп узганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урманнарны торгызу һәм урман үрчетүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 212 номерлы федераль закон үз көченә керде, аның нигезендә линияле объектлар төзелеше, файдалы казылмалар геологиясе һәм аларны эшкәртү, гидротехника корылмаларын төзү һәм агач эшкәртү предприятиеләрен төзү өчен урман кишәрлекләре бирелгән арендаторлар тарафыннан урманнарны компенсацияле торгызу һәм урман үрчетү эшен гамәлгә ашыру күздә тотыла. "Компенсацияле урман торгызуны урманнан файдаланучылар урман утыртмаларын киселгән мәйданга тигез мәйданда кисүләр уздырылганнан соң бер ел эчендә гамәлгә ашырырга тиеш", – диде Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International