ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Халыкара урманнар көне белән котлавы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар, сезне ихлас күңелемнән Халыкара урманнар көне белән котлыйм!

Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау мәсьәләләренә җәлеп итү һәм аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында белемнәрне арттыру. 2019 елда Халыкара урманнар көненең төп темасы - "Урманнар һәм мәгариф".

Урман - безнең уртак казанышыбыз, илнең бәяләп бетергесез яшел байлыгы. Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу, урман ресурсларыннан рациональ файдалану буенча максатчан эш алып барыла. Урман сагында 2,6 меңнән артык кеше тора. Аларның профессиональлеге һәм тырыш, фидакарь хезмәте ярдәмендә республикада сыйфатлы утырту материалы үстерелә, яхшыртылган токым үзлекләренә ия булган орлыклар әзерләнә, меңнәрчә гектар урман утыртмалары барлыкка килә.

Шунысын әйтергә кирәк, "Урман утырту көне", "Урман атнасы" һәм "Татарстанның чиста урманнары" дип аталган табигать саклау акцияләрендә катнашып, татарстанлылар да үзләреннән зур өлеш кертә. Форсаттан файдаланып, сезгә Татарстан урман фондын саклауга һәм арттыруга гаять зур ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Кадерле дуслар! Бу көнне сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, куелган максатларыгызга ирешүдә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт һәм күтәренке кәеф телим! Халыкара урманнар көне безне урман ресурсларының кыйммәте һәм аларны киләчәк буыннар өчен саклау мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итсен иде.

 

 

Татарстан Республикасы

урман хуҗалыгы министры                                                             Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International