Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урманнар көнен билгеләп уздылар

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы вакыйга узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты биләмәләреннән, табигать ресурсларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов, укытучылар, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар, республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Җыелыш башланыр алдыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мәктәп урманчылыклары күргәзмәсе белән танышты һәм  КДАУ музеен карады.

Тантаналы җыелышны Айрат Вәлиев ачып җибәрде. "Сүз дә юк, урман – ул милли байлык, – дип билгеләде ул. – Безнең университетта киң профильле урман хуҗалыгы белгечләрен әзерләп чыгаралар. Без урта һөнәри белем бирүче учреждениеләр белән элемтәләрне саклыйбыз, Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучыларның күпчелеге укуларын бездә дәвам иттерә".

Алга таба министр Равил Кузюров доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагының тарихы һәм хәзергесе белән таныштырды.

"Хәзерге вакытта урманнар республика территориясенең 17,5%ын алып тора. Алар тигезсез урнашкан. Мисал өчен, Нурлат районындагы урманнарның өлеше 40% артып китә, ә Чүпрәле һәм Чистай районнарында алар юк диярлек, – дип билгеләде Равил Кузюров. – Урман белән каплану дәрәҗәсен бер процентка арттыру өчен 65 мең гектарга яңа урман утыртмаларын утыртырга кирәк. Әлбәттә, бу бик зур мәйданнар һәм масштаблы эшләр. Моның өчен дистәләрчә, йөзләрчә еллар таләп ителә".   

Министр сөйләп узганча, Татарстанда даими урман-орлык базасы һәм питомниклар бар. Болар белән берлектә, 2012 елдан бирле ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшләп килә, анда ел саен 12 млн данә ябык тамыр системалы утырту материалы җитештерелә.

Равил Кузюров шулай ук урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү, санитар-савыктыру чараларын һәм фәнни-тикшеренү эшләрен уздыру мәсьәләләренә дә тукталды.

"Урманнар кешенең үзен яшәтер өчен, планетабызның киләчәк буыннары өчен хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының зур байлыгын саклау өчен булырга тиеш. Мин өметләнәм ки, вакытлар узу белән без сезнең белән яңадан күрешербез һзм лектор белән аудитория буларак түгел, ә урманнарыбызны үстерү файдасына уртак эш башкаручы коллегалар буларак сөйләшербез", – дип йомгаклады министр, югары уку йортында укучы студентларга мөрәҗәгать итеп.

Соңыннан җыелышта катнашучыларны Рәис Миңнеханов бәйрәм белән котлады. "Урманнар – илебезнең әһәмиятле табигый байлыкларының бер өлеше. Алар икътисадны үстерүдә һәм әйләнә-тирә мохитне яхшыртуда зур роль уйныйлар. Безнең уртак бурычыбыз – киләчәк буыннар өчен урманнарны саклау", – диде ул.

Шуннан соң "Җәмгыять тормышында урманнарның һәм урман фәненең роле" темасына КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман белеме һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин чыгыш ясады. Ул урман ресурсларының әһәмиятенә, аларны файдалануның һәм торгызуның үзенчәлекләренә тукталды.

Чара барышында шулай ук КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студенты Аделина Терентьева, Рунгин урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгы директоры Дмитрий Терентьев, ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм Казан шәһәренең 65 нче балалар бакчасы мөдире Резедә Гайнетдинова чыгыш ясады.

Дмитрий Терентьев мәктәп урманчылыгы һәм уздырылган "Идел аръягы урманнарын саклыйк!" I ачык конкурсының йомгаклары турында, ә Гөлнара Мөхәммәтханова ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ эшчәнлеге, һөнәри юнәлеш бирү эше, Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгын үстерү һәм күптән түгел Бөгелмә шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган берләшмә турында сөйләде.

Җыелыш азагында бүләкләү тантанасы булды. КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева һәм 462 нче төркем студенты Илнур Хөснетдинов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International