Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс узды

2019 елның 22 марты, җомга

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы дигән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров рәислегендә узды.

Әлеге вазыйфаны биләү өчен 2 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә һәм дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле сораулар бирелде. Комиссия әгъзалары конкурста катнашучыларның урман законнары бозылуны, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисүләрне, кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшен камилләштерергә мөмкин булган кирәкле белемнәрен һәм сәләтләрен ачыклауга махсус игътибар бирделәр.

Әлеге вазыйфаны биләү өчен документларны кабул итү 2019 елның 13 февраленнән 5 мартына кадәр дәвам итте. Исегезгә төшерик, Министрлыкта булган вакансияләр турында рәсми сайттан белергә була, түбәндәге сылтама аша: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/vakans.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International