Республика урман хуҗалыкларында утырту материалын үстерү өчен теплицалар төзелә

12 апрель 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында утырту материалын үстерү өчен теплицалар төзелә. Мисал өчен, кичә, 11 апрельдә ТР "Әлки урман хуҗалыгы" ДБУ шундый объект төзелеше тәмамланды.

"Әлеге ысул кәлшәләрне үстерү срокларын киметергә һәм аларның үсеш тизлеген арттырырга булыша. Тулаем алганда, стандарт утырту материалының шытып чыгуы гадәттә, питомниклардагы ачык грунт белән чагыштырганда, 2 мәртәбәгә арта, – дип сөйләде ТР "Әлки урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов. – Хәзер, якын киләчәктә, теплицага грунт салып, шуннан соң каен орлыгы чәчәргә планлаштырабыз".

Шулай ук Арча, Бөгелмә, Исләйтар, Мамадыш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә теплицаларда утырту материалы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования