ТР Чирмешән районында язгы урман культуралары эшләрен уздыру мәсьәләләре турында сөйләште

12 апрель 2019 ел., җомга

Бүген ТР Чирмешән муниципаль районында язгы урман культуралары эшләрен уздыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмә ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ базасында узды, фикер алышуларда урманчылык һәм ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков хәбәр иткәнчә, тулаем алганда, хезмәткәрләр урман культуралары сезонын ачарга әзер – техника әзер, орлыклар һәм утырту материалы җитәрлек. Быел 20 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен уздырырга, 0,8 гектарда питомникларга чәчәргә һәм 18 гектарда яклагыч урман утыртмаларына нигез салырга планлаштырыла.         

Киңәшмә кысаларында шулай ук 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында да сөйләшү булды. Асылда, билгеләп үтелгәнчә, әзерлек кысаларында арендаторлар белән әңгәмәләр уздырылган, 47 кисәтү бирелгән, янгынга каршы инвентарь урнаштыру пунктлары тикшерелгән, янгынга каршы тематикага 2 баннер урнаштырылган һ.б. Якын киләчәктә минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын карау эшләре башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования