Татарстан урманчылыклары хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрә

12 апрель 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы урманчылыклары хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрә. Исегезгә төшерик, ул 2019 елның 1 апрелендә старт алды.

Мисал өчен, кичә, 11 апрель көнне ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ белгечләре җитәкче-урманчы урынбасары Дамир Закиров җитәкчелегендәге чираттагы рейд барышында Айшә кишәрлеге урманчылыгы территориясендә чүплек өеменә тап булды һәм аны юкка чыгарды. Барлыгы 2 кмб төзелеш калдыгы чыгарылды. Болар белән берлектә хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре ял итү урыннарын төзекләндерү, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм квартал баганаларын яңарту эше белән дә шөгыльләнә.

Шулай ук ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ белгечләре дә урман фонды территориясендә законсыз чүплек урынын ачыклады.

Урман фондын тикшерүдә тоту һәм төзекләндерү белән берлектә тармак хезмәткәрләре урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының административ биналарына тоташып торучы территорияләрне чистарта, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында докладлар белән чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования