Республикадагы урман питомникларында стандарт утырту материалын казып алуга керештеләр

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасындагы урман питомникларында стандарт утырту материалын казып алуга керештеләр. Әйтик, ТР "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Актаныш кишәрлеге урманчылыгының урман питомнигында гади нарат һәм себер карагае кәлшәләрен казып ала башлады.

"Әлеге эшләргә барлыгы 10 кеше җәлеп ителде. Кәлшәләрне, саклау өчен, алдан ук әзерләп куелган кар көртләренә күчерәбез. Зарурлык булу дәрәҗәсенә карап, утырту материалы оператив рәвештә утырту урыннарына биреләчәк", – дип хәбәр итте ТР "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры урынбасары Алмаз Нуриев.

Арча, Буа, Зәй, Кайбыч урман хуҗалыкларында һәм Лубян урман-техника көллиятендә дә хезмәткәрләр шундый ук эшләрне башкара. Бүгенге көндә барлыгы 657 мең данә стандарт утырту материалы казып алынган. Болар белән берлектә мәктәп урманчылыкларында утырту өчен тирәк саплары да әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International