Татарстанда "Урман буыны" онлайн-квестына йомгак ясалды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында "Урман буыны" онлайн-квестына йомгак ясалды. Ул быелның 18 февраленнән 10 апреленә кадәрге чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының "Чиста булачак" иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ узды.

Онлайн-квестта республиканың гомумбелем йортларында укучы 10-18 яшьлек укучылардан формалаштырылган 17 команда катнашты. Ике ай дәвамында квестта катнашучылар төрле биремнәр үтәде һәм оештыру комитетына хисаплар тапшырды. Биремнәр арасында урман тематикасы буенча мәгърифәтчелек чарасын, экологик юнәлешле чараларда катнашу өчен белем йортларында агитацияне ничек уздырырга, урманга карата сакчыл мөнәсәбәт пропагандалаучы видеороликны ничек ясарга, макулатураны ничек җыярга һәм тапшырырга һ.б. кебекләре дә бар иде.

Онлайн-квест йомгаклары буенча беренче урынны "Яшел патруль" командасы яулады (Ютазы муниципаль районының Ютазы урта гомумбелем мәктәбе, җитәкчесе – мәктәптә укытучы Гөлназ Гәрәева). Икенче урында – "Лесной дозор" командасы (Лениногорск районының Зәй-Каратай төп гомумбелем мәктәбе, җитәкчесе – "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ Каратай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы в.б. Роза Якупова), өченче урында – "Табигать дуслары" командасы (Балтач районының Кече Лыза урта гомумбелем мәктәбе, җитәкчесе – укытучы Вероника Егорова).

Онлайн-квестта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның июлендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын ачу кысаларында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International