ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейд уздырды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейд уздырды. Белгечләр Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясен тикшерде, чүп-чарны җыйды һәм корыган агачларны кисте.

"Кызганыч, ләкин урман фондын законсыз чүпләү очракларын ачыклап торабыз. Нигездә, мондый күңелсез күренешләр юлларга, дачаларга һәм торак пунктларына тоташкан территорияләрдә күзгә ташлана. Хокук бозучыларны җаваплылыкка тартырга тырышабыз, ләкин бу җиңел эш түгел, – дип сөйләде ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев. – Мисал өчен, узган ел урманчылык территориясеннән 250 кубик метрдан артык чүп чыгарылды, административ хокук бозулар турында 20 беркетмә төзелде. Быел 25 кубик метр чыгарылды, бу юнәлештәге эш әле башланды гына".

2019 елның 1 апреленнән башлап республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан торак пунктларында һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янәшәсендә барлыгы 93 рейд уздырылган. Билгеләп үтәргә кирәк, 22 апрельдән башлап ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән уздырыла торган "Татарстанның чиста урманнары" акциясе дә старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International