Республиканың дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында 100 артык рейд үткәрде

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктлары тирәли һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янәшәсендә 100 артык рейд үткәрде. Рейдлар барышында каты коммуналь калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 13 факты ачыкланды, ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Барлыгы 30 кбм артык чүп-чар җыелды һәм чыгарылды.

Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү белән берлектә республикада мәгълүмат такталарын яңарту, урманнардагы ял урыннарын төзәтү һәм җиһазлау эше дә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International