ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре гомумкала өмәсендә катнашты

2019 елның 20 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырыла торган гомумкала өмәсендә катнашты. Белгечләр Министрлык административ бинасы тирәли территорияне чистартты һәм төзекләндерде.

Административ биналарга терәлеп торучы территорияләрдә Министрлык буйсынуындагы муниципаль районнардагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре дә тәртип урнаштырды.

“Өмә – ул бик күркәм гадәт, совет чорыннан ук килә, – ди Министрлыкның урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов. – Өмә вакытында территорияләр чистара, коллективта гына түгел, тулаем алганда, барча халыкның кәефе күтәрелә. Өмәләр тәмамланганнан соң шәһәр ямьлерәк һәм уңалырак күренеш ала”.

Казан шәһәрендә гомумкала өмәләре бүген 8 мәйданчыкта узды – Горки-Әмәт урманында, Урицкий исемендәге Җиңү паркында, Тинчурин исемендәге паркта, “Калейдоскоп”, “Черек күл”, “Комсомолец” паркларында һәм “Ак чәчәкләр” бульварында. Генераль җыештыруда катнашучылар паркларның территорияләрен чүп-чардан арындырды, һәйкәлләрне, балалар өчен һәм спорт мәйданчыкларын юды, коймаларны һәм эскәмияләрне буяды һәм агач утырту эшендә катнашты. Билгеләп узарга кирәк, Горки-Әмәт урманында утырту өчен Министрлыктан 50 данә күләмендә ауропа чыршысы үсентеләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International