ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ дәүләт инспекторлары һәм урман мастерлары квалификация үстерү курсларын узды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ дәүләт инспекторлары һәм кишәрлек урманчылыкларының урман мастерлары квалификация үстерү курсларын узды. Уку барышында урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау, урман культуралары утырту, урман хуҗалыгы чраларының нәтиҗәлелеген бәяләү, хезмәтне саклау, урман законнары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү, урман хуҗалыгында техник документацияне алып бару мәсьәләләре каралды. Тыңлаучылар алдында ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин, ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Зоя Мултанова, янгын-химия станциясе башлыгы Илдар Хафизов һ.б. лекцияләр белән чыгыш ясады.

Болар белән берлектә, ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре өчен дә хезмәт сагы буенча курслар булды. Укытуны "Кузница кадров" хосусый уку йорты экспертлары уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International