ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеге, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, агач материалын Татарстан предприятиеләренә китерү, "Аверс: Урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алучы мәгълүмат системасын кертү, санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм "Татарстанның чиста урманнары" акциясе чараларын уздыру мәсьәләләре һ.б. каралды.

Асылда, министрга җиткерелгәнчә, узган атнада дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 540 патруль чарасы гамәлгә ашырылган,  урман законнары бозылуның 7 очрагы ачыкланган һәм 2 очракта урман утыртмалары законсыз киселгән.

Чара кысаларында шулай ук шимбә көнне, 27 апрельдә, булачак "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясенә әзерләнү һәм аны уздыру мәсьәләләре турында да сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International