Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" республика яшьләр форумында җиңүче булды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Кичә, 20 майда, Казан шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк"  технопаркы мәйданчыгында "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" республика яшьләр форумына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һ.б. катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Форумда катнашу өчен 9: "Архитектура территориясе", "Гражданлык җәмгыяте территориясе", "Игелек территориясе", "Инновацияләр территориясе", "Кече ватан территориясе", "Мәдәният һәм сәнгать территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Спорт территориясе" һәм "Вәзгыяти үзәкләр элементлары территориясе" тематик мәйданчыгы буенча 963 гариза бирелгән иде.

Чарага җыелганнарны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан дәүләтнең яшьләр сәясәте юнәлешләре буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрдә тора. "Республикада инновацион һәм перспектив проектларны алга этәрү буенча нәтиҗәле инфраструктура булдырылды. Мин ышанам ки, форум нәтиҗәләре республиканың киләчәк үсешенә һәм яшьләрнең Татарстанның социаль-икътисадый, сәяси, иҗтимагый һәм фәнни тормышында актив катнашуына ярдәм итәчәк", – диде Алексей Песошин.

Чара кысаларында 9 проект, шул исәптән "Тыюлык әкияте" ("Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ) җиңүче дипломнары белән билгеләп үтелде. Проект "Кече ватан территориясе" номинациясендә 1 нче урынны алды.

"Тыюлык әкияте" проекты экологик белем бирүгә һәм укучыларны тәрбияләүгә юнәлтелгән экологик-туристик сукмак оештырудан гыйбарәт. Проект буенча Кукмара муниципаль районы Лубян авылының Лебедево паркында маршрут үтү һәм төрле биремнәрне үтәү күздә тотыла.

Белешмә өчен:  "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" республика яшьләр форумы Татарстан Республикасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының яшь галимнәре һәм белгечләре региональ яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2010 елдан бирле үткәрелә. Форумның төп идеясе – социаль лифт булдыру һәм аны гамәлгә ашыру, шуның ярдәмендә теләсә кайсы яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.

Форумда яшьләр проектларының һәм инициативаларының 14-30 яшьләрдәге (35 яшькә кадәрге галимнәр) авторлары һәм анда катнашучылар яисә авторлар төркеме катнаша ала, алар арасында 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган (35 яшькә кадәрге галимнәр) Татарстан Республикасы яшьләренең бер яки берничә вәкиле булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International