"Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Әлки муниципаль районының балалар иҗтимагый берләшмәләре слетында катнашты

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Кичә, 21 майда, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында "Балалар иҗат йорты” МБО базасында "Без төрле, әмма без бергә” балалар иҗтимагый берләшмәләре слеты узды. Чарада муниципаль район башлыгы Александр Никошин, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең вәкилләре, район мәктәпләре укучылары катнашты.

"Урман хуҗалыгы һәм экология" юнәлешен Чуаш Кичүе урта мәктәбенең "Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар тәкъдим итте. Алар үзләренең эшчәнлеге, уздырылган "Кошлар көне", "Урман утырту көне", "Урманны янгыннан сакла", "Яшел патруль" акцияләре һәм киләчәккә булган планнары турында җентекләп сөйләде.

Чара кысаларында балаларның иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырылган иде. Соңыннан балалар берләшмәләренең аерылып торган җитәкчеләре һәм катнашучылары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International