Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен "Агач көне" үткәрелде

2019 елның 24 мае, җомга

"Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 9 нчы урта мәктәпнең һәм Азнакай шәһәре гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен "Агач көне" үткәрде. Чара кысаларында укучылар административ бинаны һәм урманчылык музеен карады. Экскурсияне җитәкче-урманчы Эльвир Хаҗиев үткәрде. Ул Татарстан Республикасының урман тармагы һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр турында җентекләп сөйләде.

Шуннан соң укучылар урман питомнигында булдылар, анда "мәктәп бүлекчәсе" территориясендә юкә үсентеләре утыртуда катнаштылар. Барлыгы 1,5 мең үсенте утыртылды.

"Чара бик ошады. Урман хуҗалыгы турында белү һәм агачны үз кулларың белән утырту кызык булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Альбина Закирова. – Берникадәр вакыт узгач агачның Азнакайның нинди дә булса паркына утыртылачагын һәм тирә-юньдәгеләр өчен хозурлык биреп утырачагын аңлавы күңелле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International