2019 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проекты буенча яңа урман янгыннары техникасы сатып алыначак

2019 елның 18 июне, сишәмбе

2019 елда республикада "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 42 берәмлек техника сатып алыначак. Болар: 5 янгын автоцистернасы, 4 универсаль урман янгыннары комплексы, 4 күчмә мотопомпа, 3 берәмлек УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2 берәмлек ВТГ-100 бульдозеры, 3 берәмлек УАЗ-2206 вахта автобусы һәм 21 берәмлек ВАЗ-212140 урман патруле машинасы. Яңа техника алу нәтиҗәсендә Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыгы базасында II типтагы ике янгын-химия станциясе төзеләчәк.

"Урманнарны саклау" төбәк проекты Татарстанда 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда гамәлгә ашырылачак. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 төп күрсәткеч билгеләнгән: "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына туры китерү" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыянны исәпләү".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International