22 июньдә республиканың кайбер муниципаль районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә

2019 елның 22 июне, шимбә

Фаразланган мәгълүматларга караганда, бүген, 22 июньдә, Татарстан Республикасының кайбер районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә. Болар – Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнары.

90% очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Әгәр урманда янгын чыгу шаһиты булырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән әлеге телефон аша хәбәр итегез: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International