Татарстан Республикасында "Экология" илкүләм проекты буенча техниканың бер өлеше сатып алынган

2019 елның 12 июле, җомга

2019 елда Татарстан Республикасында "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект махсус учреждениеләрне урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы белән җиһазлауны күздә тота.

Мәсәлән, быелның июнендә һәм июль аеның беренче декадасында урман хуҗалыгы автопаркы 37 берәмлек техника һәм җиһаз белән тулыландырылган. Болар: 2 данә ВТГ-100 бульдозеры, 4 данә универсаль УЛПК-4 урман янгыннары комплексы, 3 берәмлек УАЗ-2206 вахта автобусы, 3 данә УАЗ-390945 кече урман-патруль комплексы, 21 данә ВАЗ-21214 (Нива) урман-патруль автомашинасы һәм 4 мотопомпа. Исегезгә төшерәбез, төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканың бер өлеше урманнарны патрульләү, кешеләрне һәм янгын чыккан урыннарга янгын куркынычсызлыгы җиһазларын китерү, урман культураларын тәрбияләү һәм янгынга каршы эшләрне башкару өчен учреждениеләргә тапшырылачак. Шулай ук республикада Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыгы базасында II типтагы ике янгын-химия станциясе төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International