Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы булып узды

2019 елның 10 августы, шимбә

Бүген Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы узды. Чарага Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан Республикаларыннан, Киров, Ульян, Свердлау, Түбән Новгород, Владимир, Тверь, Төмән, Воронеж өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан һәм илнең башка төбәкләреннән көллиятне төрле елларда тәмамлаган укучылар килгән иде. Барлыгы 350 артык кеше җыелды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев сәламләде.

Илгизәр Зарипов ассызыклаганча, бүген Лубян урман-техника көллияте – заманча, динамик рәвештә үсә торган урта һөнәри белем бирү учреждениесе, ул Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларында да билгеле. Көллияттә көчле укыту-производство базасы  бар, студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару өчен махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, урман кишәрлеге, питомник, агач эшкәртү линиясе белән җиһазландырылган өйрәнү-җитештерү кишәрлеге һ.б.

"Әлбәттә, урман тармагы өчен белгечләр әзерләүдә көллият укытучылары хәлиткеч роль уйный. Биредә югары квалификацияле хезмәткәрләр коллективы эшли, – дип өстәде министрның беренче урынбасары. – Форсаттан файдаланып, авыр, фидакарь хезмәтегез, җаваплылык, чиксез сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә".

Чыгышын тәмамлап, Илгизәр Зарипов әлеге чарада катнашканнары өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Аннан соң көллиятне тәмамлаучылар көче белән әзерләнгән концерт-музыкаль программа булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International