Көзге чорда республикада 2,5 мең гектар мәйданда урман культураларын өстәп утырту эшләре башкарылачак

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында көзге чорда урман культураларын өстәп утырту эшләре башкарылачак. Мондый чаралар 2,5 мең гектарда башкарылачак. Шулай ук киләсе ел культурасы өчен 2 мең га мәйданда туфрак участокларын әзерләү һәм 11,4 мең кг артык төп урман хасил итүче токымнарның орлыгын әзерләү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта республикада урманнарны табигый яңартуга, урман культураларын агротехник карауга булышлык итү, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклаучы урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләре дәвам итә.

Белешмә өчен. Быел Татарстан Республикасында 1729 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 166 гектарда – урманнарны үрчетү, 34 гектарда – катнаш урман торгызу һәм 2045 гектарда чокыр-балка һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен утырту эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International