Узган атнада Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарда 440 патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 30 очрагын ачыклаган, шул исәптән Аксубай һәм Алабуга урманчылыклары урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 2 очрагы теркәлгән. Урман фондына китерелгән зыян күләме 2,2 мең сум, дип бәяләнә.
Ел башыннан бирле дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 16,8 меңнән артык патруль үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 568 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.