ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә

2019 елның 16 августы, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә. Мәсәлән, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәүче консультанты Андрей Атаманов мондый тикшерү белән Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды.

Ул "Нурлат урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчылыкларында урман культуралары утыртуның сыйфатын бәяләде. Андрей Атаманов сүзләренә караганда, барлык эшләр дә тиешле таләпләргә туры китереп, вакытында башкарылган.

Белгеч "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Казан кишәрлеге урманчылыгының 43 бүлемтегендәге 11 нче кварталда чыршы культуралары утыртуның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Урман культуралары 2018 елда 2,4 гектар мәйданда утыртылган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International