Министрлыкта Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина катнашты.

Киңәшмәне ачып, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан шәһәре янәшәсендәге урман фонды территориясен чистарту кирәклеге хакында билгеләп үтте. "Хәзерге вакытта республика башкаласында 1,2 миллионнан артык кеше яши. Рекреацион басымның югары булуын исәпкә алып, без урман утыртмаларының санитар торышын системалы рәвештә яхшыртырга һәм чүплекләрне җыештырырга тиеш", – дип ассызыклады министр.

Утырыш барышында 2018 елда "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан 677,8 га мәйданда санитар-савыктыру чараларының үткәрелүе турында билгеләп үтелде. Быел мондый эшләр 479,4 га мәйданда башкарылачак, шул исәптән 300 гектарда – ликвид булмаган агачны җыештыру буенча. Эшләрне август ахыры-сентябрь башында башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International