"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып бара. Әйтик, кичә, 22 августта, Красный бор кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Артур Сөләйманов гөмбәчеләр белән әңгәмә үткәрде.
Мондый очрашулар барышында Артур Сөләйманов гражданнарга учак ягу һәм урманны көнкүреш, төзелеш һәм башка калдыклар һәм чүп-чар белән чүпләүне тыю турында сөйләде. Шулай ук ул урманда ничек адашмаска кирәклеге хакында да искә төшерде.